Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Актүбә
ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
класс сәгате
Үткәрде:башлангыч класслар укытучысы
Таҗетдинова Лилия Миннуловна
Шәфкатьлелек бизи кешене.
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан.
М.Җәлил.
Максат:
1.
Кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
2.
Шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән танышу, аларны үзеңә өлге
итеп алу.
3.
Киләчәктә үз балаларын шәфкатьле итеп
тәрбияләү юнәлешен бирү.
4. Укучыларда
кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Сыйныф
алдан бизәлеп куела.Стенада
“Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”
“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” кебек плакатлар эленә.
Укучыларның тимурчылык эше буенча язылган
иншаларыннан, ясаган рәсемнәреннән стендлар, альбомнар куела.
Хәерле иртә укучылар.!
Әйдәгез,барыбыз да матур
итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк .
Куллардан-кулларга җылылык,
күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты
нур булып елмаю
сирпелде. Менә шушы җылылык,
рәхәтлек, елмаю безгә көн
буена җитәрлек көч
бирә дә инде.
(Барыбыз
да урыннарга утырабыз)
Кояш
бар җиһанны яктыртучы , без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.
Кояш кешеләр
өчен нәрсә эшли. ?
Гел яхшылык кына
эшли!
Димәк без бүгенге тәрбия сәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Аларны
үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык
сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:
Ø Мәрхәмәтлелек
Ø Ярдәмчеллек
Ø Кешелеклелек
Ø Шәфкатьлелек
Ø Ихтирамлылык
Ø Игелеклелек
Шәфкатьлелек,
мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек,
кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур
төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга,
туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә
игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан
җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык
күрсәтергә тиешбез.
Безнең күршедә дә ялгыз әбиләр бик күп бит, балалар.
Ялгыз
әби - бабайларга сез дә ярдәм итәсез. Ул әби- бабайларга
сез шефлык итәсез.Үзегезнең тимурчылык
эше турында безгә дә сөйләп алыгыз әле.( Яңача тимурчыларны волонтерлар дип атыйлар. Балаларга аңлатып
китәргә мөмкин.)
Укучыларның
тимурчылык эше турында сөйләүләре.
Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен
онытырга ярамый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда
игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк..Димәк, элек-электән үк игелек,
шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап
саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
Укучы
.С. Батыршинаның «Трамвайда» исемле шигырен укый.
Булсын иде күбрәк.
Бер матур сүз кеше күңелендәге бозны эретә ала. Татар халкында мондый
мәкаль бар:
“ Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә”
Кешеләргә генә түгел, табигтькә ,үсемлекләргә
һәм хайваннарга карата да игътибарлы
булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк.
Халкыбызда элек-электән ятимнәргә,
гарипләргә, язмыш кимсеткән кешеләргә
карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр.,
кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.
Укучылар Сезнең шундый игелекле
эш-гамәлләр кылучы кешеләр турында газет-журналдан, я булмаса, телевизордан
күргәнегез, ишеткәнегез бармы ?
Игелекле гамәлләре
белән Татарстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов. Әсгать Галимҗанов Татарстан
балаларын гына түгел, Башкортстан, Әрмәнстан
балаларын да автобуслар бүләк итеп шатландырган.
Тирә юнебездә изге
күңелле кешеләр булуы үзе зур куаныч!
Укучылар үзләренең картлар һәм инвалидлар йортына барып, мәктәпкә өлкәннәрне чакырып, концерт куюлары турында чыгыш ясыйлар.
Хикәя уку
Быел
Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә
сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп
атлавыннан үзе дә уңайсызлана.
Беркөнне
гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап
калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит
сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.
Рәшитнең бу адымын ничек бәяләр идегез.?
Гарип ,инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга ярдәм итәргә.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда
бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм
сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль
һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета,
әдәплелеккә өйрәтә.
Укучылар , мин сезгә мәкальләр бирәм, ә сез
аларның парларын табарсыз.
1.
Яхшылык
җирдә ятмый.
2.
Җылы сүз
- җан азыгы.
3.
Олыны олы ит,
кечене кече ит.
4.
Ашның мае бар, сүзнең җае бар.
5.
Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр
6.
Кеше
холкын күзәт- үзеңнекен төзәт.
7.
Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә.
Әле, укучылар,
безнең «кечетуганнарыбыз»- хайваннар да бар. Алар да безнеңярдәмгә, киң
күнеллелеккә мохтаҗ. Кешеләраларга да шәфкать күрсәтер-гәтиеш. Алга таба Р.
Мингалимнең «Чит мәче» шигырен тыңлап үтик.
1укучы шигырьне укый.
2 укучы Р. Миңнуллинның «Акбай шулай ди»
шигырен укый.
3 укучы С.
Шакирның «Песинең зары» шигырен сөйли.
Кемнәрнең
өйләрендә песиләр, этләр бар? Аларның кушаматлары белән дә безне таныштырып
үтәрсез. Сез ул дүртаяклы дусларыгызга нинди мөнәсәбәттә? Аларны кем тәрбияли,
ашата? Шуны тыңлап карыйк хәзер.
Укучыларның йорт хайваннары турында
сөйләүләре тыңланыла.
Кешенең күңеле нинди икәнлеген, аның
хайваннарга мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Без бергәләшеп җимлекләр
ясадык.Аларны бакчага элдек, икенче көнне урманга да илтеп элдек, җимнәр
сиптек. Салкын көннәрдә җим салып торасыз. Шул турыда язган иншаларыгыз да бар.
Иншаларны укып үтик.
Иншаларны уку.
4 укучы Ә.Кариның “Кошлар туйдырам” шигырен
укый.
Г.
Лотфи сүзләре, З. Хәбибуллин музыкасы ,
“Балалар ярдәм итә” жыры башкарыла.
5 укучы Ә.
Ерикәйнең “Каен” шигырен укый.
Табигать тә
безнең ярдәмгә, булышуга мохтаҗ.
Укытучы. Сез миңа шәфкатьлелек сүзенең антонимын әйтегез әле.
Укучылар. Шәфкатьсезлек, гамьсезлек, мәнсезлек,
мәрхәмәтсезлек һ. б.
Укытучы. Кешеләрнең каенга карата кылган гамәлләрен, сез
атап киткән сүзләр белән тасвирлап буламы?
Укучыларның фикерләрен тыңлау.
Укытучы.Шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле нинди
мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез.
Укучылар
·
. Кешегә игелек
итсәң- үзеңә булышырлар.
·
Изгелек итсәң яшер,
изгелек күрсәң фаш ит.
·
Матурлык- бер
көнлек, игелек- мәңгелек.
·
Изгелек эшен озакка
сузарга ярамый.
·
Игелекле эшнең иртәсе- киче юк.
·
Изгелек иткән юлда
калмас.
·
Изгелек итә
алмасаң, яманлык кылма.
Дога белмим дисең
нигә?
Яхшылык-үзе
дога!
Бар кеше
изгелек кылса,
Яктырыр иде
дөнья.
Изгелек ул-беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе
изге дога
Йомгаклау.
Укучылар без бүгенге тәрбия сәгатендә
нәрсә турында сөйләштек?
Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым
килә!
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Добрый день, уважаемые коллеги.
Я Шайхутдинова Зиля Шамилевна, учитель
начальных классов МБОУ «СОШ №3 п.г.т Актюбинский», представляю вашему вниманию
мастер – класс на тему:«Использование здоровьесберегающих технологий на уроках
в начальной школе»
Цель:
Ознакомление и
распространение опыта работы
Задачи:
- раскрыть значение
здоровьесберегающий технологий;
- познакомить с методикой проведения оздоровительных
минуток;
- поделиться личным опытом
работы по сохранению здоровья
обучающихся.
А хочу начать свой мастер-класс с легенды.
«Давным-давно, на горе Олимп жили-были боги.
Стало им скучно, и решили они создать человека и заселить планету Земля. Стали
решать... Каким должен быть человек? Один из богов сказал: «Человек должен быть
сильным», другой сказал: «Человек должен быть здоровым», третий сказал:
«Человек должен быть умным». Но один из богов сказал так: «Если всё это будет у
человека, он будет подобен нам». И, решили они спрятать главное, что есть у
человека - его здоровье. Стали думать, решать - куда бы его спрятать? Одни
предлагали спрятать здоровье глубоко в синее море, другие - за высокие горы. А
один из богов сказал: «Здоровье надо спрятать в самого человека» . Так и живёт
с давних времён человек, пытаясь найти своё здоровье. Да вот не каждый может найти
и сберечь бесценный дар богов!»
-Итак, наша задача: помогать сохранять и укреплять
здоровье своих учеников.
1 слайд
|
В своем выступлении я хочу
показать значимость здоровьесберегающих технологий в процессе обучения в
начальной школе, хочу поделиться опытом по созданию здоровьесберегающей среды
в классе.
|
2 слайд
|
Немного термина. Здоровьесберегающие технологии- это все те психолого-педагогические технологии, которые направлены на сохранение и
укрепление здоровья, на мотивацию на ведение здорового образа жизни
|
3 слайд
|
Большое значение имеет
микроклимат в классе, ведь ребенок только тогда будет с удовольствием ходить
в школу, если в чистом, уютном классе его встречает добрый взгляд учителя и
его друзья-одноклассники и ему здесь будет комфортно.
|
4 слайд
|
Хотя я работаю первый год
стараюсь на своих уроках использовать различные виды гимнастики. Одна из них
гимнастика для мозга, которая активизируетдеятельность мозга, способствует
развитию мелкой моторики, творческих способностей, внимания, речи, мышления.
Сказки-
зарядки.
Колобок
Испекла
баба колобок, положила его на окошко студиться. Колобок полежал-полежал, да и
в лес убежал. Катится колобок по лесу, катится …
Показываем, как катится колобок: И.п. – ноги на ширине плеч, руки на пояс. Круговые вращения головой вправо. То же в другую сторону (3 раза). А навстречу ему медведь. Идёт, ворон считает, сухие ветки у деревьев ломает. Показываем медведя: И.п. – ноги на ширине плеч. 1 – наклон вправо. То же в другую сторону (3 раза). - Колобок, колобок! Я тебя съем! - Не ешь меня. Я тебе песенку спою! ( Дети поют песенку колобка). Покатился колобок дальше … И.п. – ноги на ширине плеч, руки согнуты в локтях, пальцы прижаты к плечам. Круговые вращения руками: 1-2 – вперёд, 3-4 – назад (3-4 раза). Катится колобок, катится, а навстречу ему заяц. Прыжки 5 раз. - Колобок, колобок! Я тебя съем! - Не ешь меня, я тебе песенку спою! Спел колобок песенку зайцу и покатился дальше. Навстречу ему волк бежит, заячьи следы ищет. И.п. – ноги вместе, руки в сторону. 1 – мах левой ногой вперёд, хлопок под ногой; 2 – и.п.; 3 – мах правой ногой вперёд, хлопок под ногой; 4 – и.п. (3-4 раза). - Колобок, колобок! Я тебя съем! - Не ешь меня, я тебе песенку спою! Спел колобок песенку волку и покатился дальше. А вот с лисой колобок в нашей сказке не встретился, чему и был очень рад! А теперь улыбнитесь друг – другу!
Спасибо,
садитесь пожалуйста.
|
5 слайд.
|
Далее можно использовать точеный массаж.
Точечный массаж и самомассаж
способствует профилактике простудных заболеваний, расслаблению и освобождению организма от перенапряжения.
Итак:
проведем массаж лица
·
Закройте глаза и ведите ладони от центра лба к вискам – 3 раза,
·
от носа по скулам – 3 раза
·
и ото рта по линии челюсти тоже 3 раза.
|
6 слайд
|
При письме приходится часто
использовать пальчиковую гимнастику.
Пальчиковая гимнастика способствует развитию мелкой моторики,
внимания, активизации головного мозга
Итак. повторяем за мной. Положение: сидя.
Мы наши пальчики сплели,
И вытянули ручки.
Ну, а теперь мы от Земли,
Отталкиваем
тучки. (Дети сплетают пальцы, вытягивают руки ладонями вперед, а потом
поднимают их вверх и тянутся как можно выше.)
|
7 слайд
|
Зрительная
гимнастика способствует развитию
зрительной координации, укреплению глазных мышц, развитию зоркости и
внимательности.
«Весёлая неделька».
- Всю неделю по
- порядку,
Глазки делают зарядку.
- В понедельник,
как проснутся,
Глазки солнцу улыбнутся,
Вниз посмотрят на траву
И обратно в высоту.
Поднять глаза вверх;
опустить их книзу, голова неподвижна; (снимает глазное напряжение).
- Во вторник часики
глаза,
Водят взгляд туда – сюда,
Ходят влево, ходят вправо
Не устанут никогда.
Повернуть глаза в правую
сторону, а затем в левую, голова неподвижна; (снимает глазное напряжение).
- В среду в
жмурки мы играем,
Крепко глазки закрываем.
Раз, два, три, четыре, пять,
Будем глазки открывать.
Жмуримся и открываем
Так игру мы продолжаем.
Плотно закрыть глаза,
досчитать да пяти и широко открыть глазки; (упражнение для снятия глазного
напряжения)
- По четвергам мы
смотрим вдаль,
На это времени не жаль,
Что вблизи и что вдали
Глазки рассмотреть должны.
Смотреть прямо перед
собой, поставить палец на расстояние 25-30 см. от глаз, перевести взор на
кончик пальца и смотреть на него, опустить руку. (Укрепляет мышцы глаз и
совершенствует их координации)
- В пятницу мы
не зевали
Глаза по кругу побежали.
Остановка, и опять
В другую сторону бежать.
Поднять глаза вверх,
вправо, вниз, влево и вверх; и обратно: влево, вниз, вправо и снова вверх;
(совершенствует сложные движения глаз)
- Хоть в субботу выходной,
Мы не ленимся с тобой.
Ищем взглядом уголки,
Чтобы бегали зрачки.
Посмотреть взглядом в
верхний правый угол, затем нижний левый; перевести взгляд в верхний левый
угол и нижний правый (совершенствует сложные движения глаз)
- В воскресенье будем
спать,
А потом пойдём гулять,
Чтобы глазки закалялись
Нужно воздухом дышать.
Закрыть веки, массировать
их с помощью круговых движений пальцев: верхнее веко от носа к наружному краю
глаз, нижнее веко от наружного края к носу, затем наоборот (расслабляет мышцы
и улучшает кровообращение)
- Без гимнастики, друзья,
Нашим глазкам жить нельзя!
|
8 слайд
|
Физкультурные минутки (Гимнастика
для рук, ног, осанки) способствуют
снятию усталости, напряжения, профилактике нарушения осанки.и
|
9 слайд
|
Вывод.
Изложенные выше технологии показывают, что внедрение в обучение
здоровьесберегающией технологии ведет к снижению показателей заболеваемости, улучшению психологического климата в классе.
|
10 слайд
|
В конце своего выступления я хочу вам пожелать здоровья, неиссякаемой
энергии и выполнить релаксацию ,
которая способствует снятию стресса и усталости, расслаблению мышц,
восстановлению работоспособности.
|
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы
Азнакай
муниципаль районы
Актүбә
ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Үткәрде: башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Таҗетдинова
Лилия Миннулла кызы
Тема:
Җыйнак һәм җәенке
җөмләләр.
Максат:
- Җыйнак
җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү;
-
Җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару;
- Татар теле фәненә карата кызыксынуны
үстерү.
Универсаль
укыту эшчәнлекләре:
Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне
чишү юлын өйрәтү: җыйнак җөмләләрне,
тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белергә, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне
генә аерып ала белергә тиешләр.
Коммуникатив эшчәнлек:
группада бергәләп эшләүне планлаштыра белү;
Регулятив эшчәнлек: укучыларны үз
эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;
Шәхескә юнәлдерелгән эшчәнлек: дәрес
материалына кызыксыну уяту, танып белү эшчәнлеген үстерү.
Предметара
бәйләнеш: Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.
Җиһазлау:
Компьютер, тема буенча презентация, тестлар, карточкалар.
Дәрес тибы. Уку
максатын кую һәм чишә башлау.
I.
Оештыру моменты .
Сыйныфның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Исәнләшү
-Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм
дәресебезне башлап җибәрик
-Кәефләрегез ничек?
-Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне ?
II.
Актуальләштерү.
Дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү.
-Укучылар, ә сезнең
дәфтәр битләрегез шатлана беләме?
-Белә.
-Кайчан шатлана соң алар?
-Чиста, пөхтә, дөрес язсак.
-Әйдәгез, чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне шатландырыйк әле
2. Матур язу.
-Ә хәзер число, класс эше
дип язабыз.
Боз һәм кар эреде
Сулар йөгерде
Елап елгалар
Яшьләр түгелде
Көннәр озая
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт?
Йә әйтеп кара
Әйе бу яз. Безнең дәрескә үзенең биремнәре белән яз
килгән. Яз эш сөючән, тырыш, кешеләрне
ярата. Чөнки ул үзе дә шундый. Бүгенге дәресебездә дә яз хөкемлек итәр. Яз кызы
алып килгән биремнәрне үтәп ,яз килүне якынлаштырырбыз.
*Матур язу
Игътибар! Игътибар!
Яз килде дөньяга.
*Сүзлек эше (1слайд)
Гөрләвек, кояш, челтер-челтер, кошкайлар, сыерчык, яңгыр,
табигать, бөреләр, җир, дөнья, ямьле, ямь-яшел. (үзара тикшерү)
III.Уку максатын кую.(2слайд)
Яз җитте. Ямьле яз җитте.
Көннәр җылынды. Якты кояш җирне
җылыта.
Кошлар кайттылар. Беренче яңгырлар явып үтте.
Кара каргалар
күренде. Җылы
җил битләрне назлый.
Кошлар ясыйлар. Агачлар яшел яфракка күмелде.
Чәчәкләр үсә. Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
-
Монда
нәрсәләр язылган? (җөмләләр)
-
Нәрсә
ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)
-
Җөмлә
ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)
-
Җөмлә
нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)
IV. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү. ( 3 слайд)
- Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?
- Ә икенче җөмлә?
- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.
- Бу ике җөмләне ике кулыгыз
ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. Куллар арасындагы зурлык нишләде?
-
Беренчесен
күрсәткәндә, кысылды, кечерәйде, тарайды.
-
Тагын ничек
әйтеп була?
-
Җыелды,
җыйнакланды.
-
Ә икенче
җөмләне күрсәткәндә, зурайды, киңәйде, җәелде.
-
Шулай
булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?
-
Жыйнак
җөмлә.
-
Ә икенче
җөмлә - җәенке җөмлә.
-
Димәк, нинди
җөмләләр була икән?
-
Җыйнак һәм
җәенке җөмләләр.
Димәк нинди
тема белән танышабыз инде ? (4 слайд)
Нинди максат
куябыз үзебезгә? ( 5 слайд)
V .Уку мәсьәләсен чишү.
1.
Җөмләләне
чагыштыру.(6 слайд)
-
Сул
яктагы җөмләләрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? ( баш
кисәкләрдән)
-
Хәзер
уң яктагы җөмләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән
аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләр дә)
2.
Нәтиҗә
чыгару.
Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә
дип атала. (Сул яктагы җөмләләр өстендә (интерактив тактада) җыйнак җөмләләр дигән сүз чыга)
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый
җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (Уң яктагы җөмләләр өстендә
җәенке җөмлә дигән сүз чыга)
3.
Кагыйдә. Ия белән хәбәрдән генә
торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала.
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый
җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (7слайд)
VI.Күнекмәләр
формалаштыру.
1.
Дәфтәрләрдә
эш. ( 8 слайд)
1)
Җәенке
җөмләләрне дәфтәргә күчереп язу.
2)
Җәенке
җөмләрне тикшерү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре астына сызу.
2.
Телдән
текстны дәвам итү.
-
Бу
җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? (Яз. Тактага яз рәсеме эленә)
-
Хәзер
табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)
-
Хәзерге
вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар?
-
(
телдән җаваплар)
VII.Физкультминутка ясау. (9 слайд)
VIII.Теманы
дәвам итү. (10 слайд)
1.Дәреслек белән эш. 109 нчы бит. 232
нче күнегү.
2.Сөйләм телен үстерү . Кошлар кайта
дигән җөмлә бирелә. (11 слайд)
-
Бу
нинди җөмлә? (җыйнак)
Сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар
кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ.б.)
3.
Әңгәмә.
-
Сез
нинди күчмә кошлар беләсез? (12 слайд)
-
Монда
нинди кошлар?
-
Беренче
булып нинди кошлар кайта?
-
Сез
сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?
-
Кошлар
безгә нинди файда китерәләр?
-
Кошларны
рәнҗетергә ярыймы?
4.
“Кайсы
сүз артык? уены. Җөмләләр язылган карточкалар (төркемдә эш)
1) Җылы
яктан сыерчыклар, тургайлар, чыпчыклар кайтты.
-
Кайсы
сүз артык? (чыпчыклар) Ни өчен? (Чөнки чыпчыклар җылы якка китмиләр)
2)
Каеннар, чыршылар, юкәләр яшел яфракка күмелде. (чыршының яфраклары
юк)
3)
Аюлар, куяннар, керпеләр кышкы йокыларыннан уяндылар. (куяннар кыш көне йокламыйлар)
4)
Умырзая , энҗе чәчәк,лалә, нәркис, кыңгырау чәчәк яз көне
чәчәк аталар.(кыңгырау чәчәк җәй
көне ата)
-
Болар
нинди җөмләләр?
5.
Җәенке
җөмләләргә зәңгәр төс белән, җыйнак җөмләләргә сары төс белән сызарга(төркемдә
эш)
А).Тәпиләремне
иртәнге салкын суга салындырып , мин көймәдә утырам. Көймә тирбәлә. Яр буендагы
талларда ара-тирә кошлар сайрый. Мин абыемны көтәм. Без балыкка җыенабыз. Абый
суалчан казый.
Б).Кояш
күтәрелә. Ул әле нык кыздырмый. Су төбендә яткан ташлар кояшта ялтырыйлар. Вак балыклар аягымны кытыклый. Мин әкрен генә
аягымны селкетәм.
Маймычлар югалалар.
6.Тамчылардан җөмлә төзергә.
-
Нинди
җөмләләр килеп чыкты?
Җөмләләрне җыйнак җөмләгә әйләндерергә.
7.Тест
(13-15 слайд)
1.Җөмлә ул
1) тәмамланган уйны белдерә
2) сүзне белдерә
3) авазны белдерә
2. Сөйләм нәрсәләрдән төзелә?
1) сүз, хәреф,
иҗек
2) җөмлә, аваз
3) барлык җаваплар
да дөрес.
3. Җөмлә ахырында
1) ? ! билгеләре
куела
2) . куела
3) ? ! .
4. Бу кайчак була
дигән җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?
1) .
2) ?
3) !
5.Бу хикәя җөмлә:
1) эт, арба, китә
2) Язгы җылы көннәр күңелне шатландыра.
3) Язгы ташу, җәйге кызу, көзге җил
1. 1 ,2.
3 , 3. 3 ,4 .2 ,5. 2
8. Синквейн төзү.
1 төркем: сыерчык 2 төркем: умырзая
*-Бер бер җөмләгә өч сүз керерлек итеп җөмлә төзергә. Яз 9
сүзне тәкдим итә.Сүзләр 3 кә 3 итеп урнаштырылган. Диагональ буенча, өстән аска, уңнан сулга 3
сүзне кертеп җөмлә төзергә.
Кояш
|
гөрләвек
|
Челтер-челтер
|
кошкайлар
|
сыерчыклар
|
җир
|
Ямь- яшел
|
бөреләр
|
яңгыр
|
( Язгы кояш карауга гөрләвекләр челтер-челтер ага.
Кадерле кошкайларыбыз сыерчыклар туган җирләрен сагынып кайтканнар.Гөрләвек
агу, сыерчыкларларның шат җыры, бөреләр ачылу- бу яз билгеләре.)
IX.Рефлексия.
-
Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?
- Нинди җөмләләр була?
- Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез? Ә нинди җөмләгә
җәенке җөмлә дибез?
- Дәрестә сез тагы нәрсәләр белдегез?
X.Өй эше бирү. 1 төркем
кебек алгоритмы белән кошлар
турында табышмак төзергә, 234 нче күнегү, кагыйдәне белергә.
2 төркем кебек алгоритмы белән чәчәкләр турында табышмак төзергә, 234 нче күнегү, кагыйдәне белергә. (16 слайд)
XI.Билгеләр
кую, саубуллашу.
-
Дәрес
бетте, чыгарга мөмкин.
-
Саубулыгыз.
Комментариев нет:
Отправить комментарий